Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри эшчәнлеген стимуллаштыру өчен ел саен "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре " дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Аның максаты социаль хезмәткәр һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, өлкән кешеләр, инвалидлар, балалар, гаиләләр белән эшләүнең алдынгы технологияләрен тарату.
14 июнь көнне Баулыда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен кече Сабан туе узды, анда традиция буенча Баулы "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде.
Баулы картлар һәм инвалидлар интернат- йорты белгечләре Крым-Сарай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен Сабан туе оештырды.
Бүген Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге балаларын "КАМАЗ" мәдәният йорты мәдәни-массакүләм бүлеге аниматорлары сөендерде.
18 июньдә Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә дәваланучыче инвалид балалар, аларның ата-аналары өчен Кукмара районы буенча эчке эшләр бүлегенең инспекторлары Л.Кириллова, Ф.Хабибуллин Ф. Ф. белән очрашу оештырылды.
Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында террорлык куркынычсызлы буенча чара оештырылды. Чарада министрлыкның барлык хезмәткәрләре катнашты.
20 июнь көнне Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан һөнәри белем алуга җибәрелгән эшсез гражданнар "1С операторы: Бухгалтер" курсын үтү турында таныклык алды.
"Без көн саен аралашабыз. Без очрашкан кешеләр төрле хисләр уята. Кеше әйләнә-тирә дөньяга битараф кала алмаганлыктан, үз-үзен җайга салу һәм яңадан торгызу ысулларын үзләштерү бик мөһим", - дип сөйләде балаларга Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече.
Авыр тормыш хәлендә калган кеше белән эшләүче белгечләргә сабырлык, тирә-юньдәгеләргә карата миһербанлы булу сорала.