Балтачта юбилярны котладылар

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Балтачның Кенәбаш авылында яшәүче Насретдинова Фәриха Гыйләҗетдин кызына 16 июнь көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, "Игенче" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Булат Зиатдинов  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Алар Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән һәм соңгы эш урынынннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International