"Наз" приютында балалар кыяр үстерергә өйрәнә

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында "Балалар түтәлә  эшли" дигән чаралар комплексын тормышка ашыру дәвам итә.

Әлеге дәресләрнең максаты балаларда яшелчә һәм чәчәк үстерү буенча практик күнекмәләр үзләштерү. Биредә тәрбияләнүче 9 бала, тәрбияче Сабирҗанова Эльвира  ярдәме  белән тәрәзә төбендә кыяр үсентеләре үстерде. Аларга су сиптеләр, үскәннәрен күзәттеләр. Май аенда ул үсентеләрне теплицага күчерделәр.

Шулай итеп  балалар кыярларны бәйләп куярга өйрәнде, кыярга җылымса су сибәргә кирәклеген дә аңладылар. Хәзер инде кыярлар үз уңышлары белән балаларны сөендерә. Тәрбияләнүче балалар үз куллары белән кыярлар өзеп, алардан бутербродлар ясый һәм төрле матур формаларга китереп кисәләр, сыйланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International