"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә медицина сәгате

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм тернәкләндерү  үзәгендә  шәфкать туташы Д.Гайнанова  "Ашказаны-эчәк авыруларын профилактикалау" темасына балалар өчен чираттагы "Медицина сәгате" үткәрде.

Әлеге әңгәмәнең максаты балаларда шәхси гигиена турында белемнәр формалаштыруга ярдәм итү.

Балалар ашау алдыннан кулларны сабын белән юарга, җиләк-җимеш һәм яшелчәне юып ашарга, яраклылыгы чыккан азык-төлекне кулланмаска, кайнаган су эчәргә тиеш икәнен белде.

Балалар мәгълүматны зур игътибар белән тыңлады һәм медицина хезмәткәренең сорауларына җавап биреп, актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International