Узган пәнҗешәмбе көнне Әлмәт шәһәренең "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара әфьюн чараларын явыз нияттән куллануга һәм аларның канунсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган "Әфьнсез тормыш" республика хәрәкәте уздырылды.
Әлеге чарада гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлегендә иҗтимагый хезмәт алучы 10 балигъ булмаган катнашты. Әлеге хәрәкәт кысаларында әфьюнга каршы алдынгы көрәш алып баручы волонтерлар җәлеп ителде.
Максат: балигъ булмаганнарда сәламәтлек – бәхетле тормышның төп шарты дигән белемнәрне ныгыту. Яшүсмерләр арасында әфьюнны куллануны кисәтү.
Бурычлар: әфьюнга карата тискәре караш булдыру; балаларда үз абруеңны һәм үз-үзеңә ихтирамлы мөнәсәбәтне уятырга; сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.
Балигъ булмаганнар белән берлектә "Әфьюн. Алдау серләре" исемле фильм карау оештырылды. Фильмда әфьюн ясаучыларның хәйләләре ачыла, яшь кешеләрнең ни өчен һәм ничек әфьюн куллана башлавы, яшүсмерләрне әфьюнчылыкка җәлеп итү шартлары күрсәтелә.
Яшүсмерләр белән антистресс-буялыш ысулын кулланып психологик төзәтү үткәрелде.
Волонтерлар бер-берсенә изге теләкләр язган шарлар таратты, шулай ук әфьюнның зыяны турында агарту брошюраларын өләште.