Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова белән "Сабан туе 2019" бәйрәмендә катнашты. Алар милли бәйрәмдә кулдан ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә-ярминкәсе оештырды.
Сәйләннән үрү техникасы белән кулдан ясалган эшләнмәләр күргәзмә ярминкәсенең экспанатлары булып торды. Хатын-кыз бизәкләре, интерьер өчен эшләнгән агачлар, чех сәйләненнән ясалган уенчыклар эшләнмәләр арасында үзләренең матурлыгы, ачык төсләре белән аерылып торды.
Чара барышында Зәмфирә Суфьянова төрле техникалар кулланып, мастер-классларда эшләнмәләр ясап күрсәтте.
Сабан туе бәйрәмендә катнашу белгеч күңелендә якты хәтирәләр, матур тәэсирләр калдырды, аның белемен, осталыгын арттырды һәм киләчәктә бу яңа технологияләрне үзенең эшендә куллану теләге туды.