Зәйлеләр Казанда мастер-класс күрсәтте

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Зәйлеләр Казанда 14 июньдә мастер-класс күрсәтте. Казанның "Корстон" комплексында Социаль хезмәткәр көненә багышланган күргәзмә оештырылды.

Зәйдән 2 мастер-класс күрсәтелде. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Верхотурцева Юлия һәм Тимофеева Ольга мөмкинлекләре чикле балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эше методлары һәм формалары белән уртаклашты.

Тәкъдим ителгән методикалар һәм эш рәвешләре республиканың социаль учреждениеләре вәкилләрендә зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International