Россия Федерациясендә эшче көчләр санында өлкәннәр өлеше 28 % тәшкил итә, Татарстан Республикасында – 26,3 %. Бүген брифинг вакытында министр Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, ел дәвамында Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте органнарына пенсия алды һәм пенсия яшендәге 6 меңнән 8 меңгә кадәр граждан мөрәҗәгать итә.
2023 ел башыннан Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында 3,4 мең кеше укуга кереште. Мондый мөмкинлекне 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар актив куллана.
«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем бирүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы 2024 елга кадәр исәпләнгән.
Көндезге эш белән тәэмин итү һәм җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә психик тайпылышлары булган кешеләрне җәлеп итү максатыннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан шәһәрнең төрле социаль, мәгариф, мәдәни оешмаларын җәлеп итеп, даими рәвештә чаралар оештырыла.
Ел башыннан Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында барлыгы 2,3 мең кеше укый башлады. Мондый мөмкинлекне 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар актив куллана, хәзерге вакытта 903 кеше укый. Шулай ук яңа һөнәрне үзләштерүчеләр арасында 897 эшсез татарстанлы һәм 50 яшьтән өлкәнрәк дәгъвачылар бар. Милли проект кысаларында 35 яшькә кадәрге 69 граждан һәм эштән куылу куркынычы астында булган предприятие хезмәткәрләре яңа белемнәр ала.
Президент академиясендә «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында төбәкләрнең активлыгы рейтингын төзеделәр.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова шәһәр мэриясендә узган матбугат конференциясендә катнашты. Үз чыгышы барышында ул махсус хәрби операциядә катнашкан яки аның бурычларын үтәүдә ярдәм иткән сугыш хәрәкәтләре ветераннарының «Демография» милли проекты буенча яңадан укыту уза алачагын сөйләде.
Бүген Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Балаларны яклау көненә багышланган гомумшәһәр чарасында гражданнарны кабул иттеләр.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен экскурсия узды. Хезмәткәрләр балаларга үз эшләре, мәшгульлек хезмәтләре турында сөйләделәр, эш урыннарын күрсәттеләр.
«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында федераль бюджет акчалары хисабына аерым категория гражданнарны, шул исәптән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны һәм пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту оештырылган.