Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен экскурсия узды. Хезмәткәрләр балаларга үз эшләре, мәшгульлек хезмәтләре турында сөйләделәр, эш урыннарын күрсәттеләр.
Яшүсмерләргә укудан буш вакытта балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру, «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Ахырда балалар һөнәри юнәлеш буенча хезмәтләр алдылар, тестлар үттеләр һәм киләчәк һөнәр төрен билгеләделәр, киләчәк һөнәрләр турында фильм карадылар.