Татарстан – «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проектының актив төбәкләре арасында

2023 елның 9 июне, җомга

Президент академиясендә «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында төбәкләрнең активлыгы рейтингын төзеделәр. 2023 елның февраленнән квалификацияне күтәрү һәм өстәмә һөнәри белем бирүнең бушлай программалары буенча укытуга иң күп гаризалар Мәскәү халкыннан килгән: 8 мең шәһәр кешесе яңа компетенцияләр алырга теләк белдергән. Мәскәү янында яшәүчеләрдән Академия 6 меңгә якын гариза алган. Иң актив өч төбәге арасында шулай ук Санкт-Петербург – 5,5 меңгә якын ленинградлы Академия программаларын сайлаган.

Шулай ук Татарстан Республикасында һәм Краснодар краенда Президент академиясендә яңадан укытуга зур кызыксыну билгеләнә. Идел буе төбәгендә яшәүчеләрдән проектта катнашу өчен 4 меңнән артык гариза килгән, Кубаньда югары уку йорты программаларын 3,5 меңгә якын кеше сайлаган. Укыту инициативасында Россиянең барлык субъектларында яшәүчеләр катнаша ала.

Узган ике елда Казан филиалында 1 300гә якын тыңлаучы белем алган, аларның 900дән артыгы эшкә урнашкан.

2022 елда Татарстан Республикасында барлыгы 9 173 кеше белем алган. Укыту хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр һәм программалар буенча башкарыла: авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы, аш-су остасы, кондитер, кадрлар эшчәнлеге, персонал белән идарә итү, маркетплейсларда эш буенча белгеч, маркетплейс менеджеры һ. б.

2023 елның 7 июненә 8 971 гражданның укуга гаризасы килгән, 2 170 татарстанлы укый башлаган.

Проект турында тулырак мәгълүмат һәм керү кагыйдәләре белән сайтта танышырга мөмкин (https://trud.ranepa.ru/). Бушлай яңадан әзерләү программалары турында мәгълүмат шулай ук «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә, Telegram мессенджерында урнаштырылган. Проектның колл-үзәгендә сораулар бирергә һәм мөрәҗәгать калдырырга була: 8 (804) 700-07-70, trudvsem@ranepa.ru.

Президент академиясе сайты материаллары кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International