Көндезге эш белән тәэмин итү һәм җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә психик тайпылышлары булган кешеләрне җәлеп итү максатыннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан шәһәрнең төрле социаль, мәгариф, мәдәни оешмаларын җәлеп итеп, даими рәвештә чаралар оештырыла.
29 июньдә социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренең социаль хезмәт алучылар белән очрашуы узды. Һөнәри юнәлеш һәм һөнәри белем бирү бүлеге белгечләре эш эзләүдә кыенлыклар кичергән гражданнарга дәүләт хезмәтләре күрсәтү, «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Шулай ук чарага «КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводы кадрлары буенча белгеч чакырылды, ул эшкә урнашу шартлары һәм предприятиедә булган вакантлы вазыйфалар исемлеге турында сөйләде.