«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында федераль бюджет акчалары хисабына аерым категория гражданнарны, шул исәптән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны һәм пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту оештырылган.
Чараларда катнашу өчен укуны үтәргә теләүче гражданнарга «Россия эше» порталында һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу турында гариза бирергә кирәк. Шулай ук мәшгульлек хезмәте органнарына эшчәнлек өлкәсен (һөнәрне) сайлау, эшкә урнаштыру, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу максатларында гражданнарның һөнәри юнәлеше буенча дәүләт хезмәте алу турында гариза бирелә.
Гариза биргәндә белем бирү программасын һәм оешмасын сайларга мөмкин. Хәзерге вакытта уку 280 программа буенча башкарыла: ИТ өлкәсе, аналитика, программалаштыру, идарә итү, менеджмент, финанслар, маркетинг, маркетплейслар, дизайн, мәгариф, эшмәкәрлек һәм бизнес, сервис һәм хезмәтләр һ. б.
2022 елда милли проект буенча республикада яшәүче 9 173 кеше, шул исәптән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк 1 687 граждан, пенсия алды яшендәге 62 кеше укыган.
2023 елның 16 маена 1 486 татарстанлы, шул исәптән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк 307 кеше, 20 пенсия алды яшендәге граждан укуку кереште.
Гамәлгә ашырыла торган чараларның максаты – гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итү. Укуны үткән татарстанлылар уңышлы эшкә урнашалар, үз эшләрен ачалар, үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәрләр булалар, крестьян (фермер) хуҗалыгын рәсмиләштерәләр.