«Демография» илкүләм проекты кысаларында 23 меңнән артык татарстанлы һөнәри белем алды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Ел башыннан Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында барлыгы 2,3 мең кеше укый башлады. Мондый мөмкинлекне 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар актив куллана, хәзерге вакытта 903 кеше укый. Шулай ук яңа һөнәрне үзләштерүчеләр арасында 897 эшсез татарстанлы һәм 50 яшьтән өлкәнрәк дәгъвачылар бар. Милли проект кысаларында 35 яшькә кадәрге 69 граждан һәм эштән куылу куркынычы астында булган предприятие хезмәткәрләре яңа белемнәр ала.

Яңадан укыту өчен иң популяр юнәлешләр арасында IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ. б. бар.

Исегезгә төшерәбез, милли проектны гамәлгә ашыру 2019 елда башланды. Бу чорда Татарстан Республикасының 23 меңнән артык кешесе һөнәри белем алган. Узган ел 9,2 мең кеше яңадан укыган. 2023 елда милли проект кысаларында ким дигәндә 6,6 мең татарстанлы яңа белем алачак дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International