Россия Федерациясендә эшче көчләр санында өлкәннәр өлеше 28 % тәшкил итә, Татарстан Республикасында – 26,3 %. Бүген брифинг вакытында министр Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, ел дәвамында Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте органнарына пенсия алды һәм пенсия яшендәге 6 меңнән 8 меңгә кадәр граждан мөрәҗәгать итә.
Агымдагы елда республиканың мәшгульлек үзәкләренә эш эзләү максатыннан пенсия алды һәм пенсия яшендәге 1 877 кеше мөрәҗәгать иткән, бу эш эзләү максатыннан мөрәҗәгать иткән гражданнарның гомуми санының 7,6 % тәшкил итә. Шулардан 1 195 кеше, яки мөрәҗәгать иткәннәрнең 64 %, эшкә урнаштырылган (2021 елда – 56 %, 2022 елда – 58 %).
2021 елдан башлап 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны, шулай ук пенсия алды яшендәге кешеләрне укыту буенча чаралар оештыру «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» төбәк проекты кысаларында башкарыла.
2023 ел башыннан әлеге максатчан төркемнең 939 гражданы укырга җибәрелгән. Гражданнарга барлыгы 714 белем бирү программасы тәкъдим ителә. 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнар 157 белем бирү программасы буенча белем ала. Бухгалтерлык эшчәнлеге, финанслар, педагогик эшчәнлек, персонал белән идарә итү һәм кадрлар стратегиясе белән бәйле белем бирү программаларына ихтыяҗ зур. Эшче һөнәрләр арасында станок һәм слесарь эшләрен контрольдә тотучы, эш башкаручы иң популяр.
Фото чыганагы: ТР Рәисе матбугат хезмәте