Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Кызыклы очрашу барышында балалар социаль хезмәткәр һөнәре һәм бу мөһим эшнең үзенчәлекләре турында белделәр.
Шушы көннәрдә «Атлант» клубының залында иң акыллы һәм зирәк кешеләр күптән көтелгән «Кыю йөзлек» уенына җыелды. Интеллектуаль бәйгедә Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар һәм МХОда катнашучыларның балалары катнашты.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары һәм 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыннан кунаклар килде. Алар балаларга уеннар, тәм-томнар һәм үз куллары белән ясалган көрәкләр бүләк иттеләр.
16 декабрьдә Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында МХО сугышчыларына ярдәм итүче, Десантчылар берлеге вәкиле Эдуард Ягъфәров, шулай ук «РФ милли куркынычсызлык академиясе» учреждениесенең иҗтимагый һәм дәүләт куркынычсызлыгы идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Динә Смирнова булды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Лариса Отставнованы 93 яше тулу белән котладылар.
Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы Мария Елисова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына кабат «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле советы активистлары килде. Өлкән белгеч Алевтина Артемьева җитәкчелегендә алар чыршы шарларын бизәү буенча гадәти булмаган мастер-класс оештырдылар.
«Третье Нижнекамское монтажное управление» АҖ 139 хезмәткәргә 7 688,630 мең сум түләгән.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операция сугышчылары өчен сохари ясауларын дәвам итәләр. Сохари озак бозылмый, саклау өчен махсус шартлар таләп ителми. Алар сугышчыларны югары физик активлык шартларында кирәкле калорияләр белән тәэмин итү өчен кирәк.