Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Кызыклы очрашу барышында балалар социаль хезмәткәр һөнәре һәм бу мөһим эшнең үзенчәлекләре турында белделәр.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина балаларга бүлекчә эшчәнлеге, социаль хезмәт алучылар категорияләре, кулланыла торган технологияләр турында сөйләде, шулай ук техник тернәкләндерү чаралары белән таныштырды. Кечкенә кунаклар өчен гипс сыннар ясау буенча мастер-класс оештырылды. Мастер-класс барышында эшләнгән барлык эшләнмәләрне катнашучылар очрашу истәлеге итеп үзләренә алдылар.