Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы Мария Елисова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Михаил Шеронов юбилярга РФ Президенты Владимир Путин, Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов исеменнән котлау открыткалары тапшырды, хезмәт сөючәнлеге, сугыш елларын кичергәне, ватанына тугрылыгы өчен рәхмәт белдерде.
Мария Елисованы шулай ук Ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Татьяна Бурумова, Трехозер авыл җирлегенең беренчел ветераннар оешмасы рәисе Мария Филиппова, туганнары һәм танышлары котлады.