«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр өчен Яңа ел мастер-классы үткәрелде

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына кабат «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле советы активистлары килде. Өлкән белгеч Алевтина Артемьева җитәкчелегендә алар чыршы шарларын бизәү буенча гадәти булмаган мастер-класс оештырдылар.

Социаль хезмәтләр алучылар үз куллары белән ясалган уенчыкларны чыршыларын бизәү өчен үзләре белән алып китте.

Мастер-класс азагында яшь инвалидлар бүлеге мөдире Елена Мезина активистларга ихлас кайгыртулары һәм даими ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International