16 декабрьдә Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында МХО сугышчыларына ярдәм итүче, Десантчылар берлеге вәкиле Эдуард Ягъфәров, шулай ук «РФ милли куркынычсызлык академиясе» учреждениесенең иҗтимагый һәм дәүләт куркынычсызлыгы идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Динә Смирнова булды.
Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды. Балаларга чын дроннарны, автоматларны, бронежилетларны, каскаларны күрсәттеләр. Очрашу азагында балалар солдатларга хатлар һәм үзләре әзерләгән имбир прәннекләрен тапшырдылар. Эдуард Ягъфәров бу бүләкләрне шатланып алды һәм балаларның хатлары сугышчыларга барып җитүен һәм сугышта амулет булып хезмәт итүен билгеләп үтте.