2026 елның 9 февраленә HeadHunter эш һәм хезмәткәрләр эзләү сайтында «Шәһәр парковкасы киңлеген оештыручы» МКУ вакансия урнаштырылган. Әмма закон бозып, оешманың вазыйфаи заты мәшгульлек хезмәте органына тиешле мәгълүматлар җибәрмәгән, шулай ук мәгълүмат «Россия эше» порталында урнаштырылмаган.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Ләйсән Хөсәенова социаль хезмәт алучылар өчен тематик дәрес оештырды.
Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Өлкәннәрне рәнҗетмә, картлыкны хөрмәт ит» дигән дискуссия клубы оештырылды.
Моркваш авылындагы күптәнге дусларын Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында каршы алдылар. «Буыннар күперләре» проекты кысаларында интернат-йортка Лидия Минһаҗева, Эльмира Гомәрова, Яна Тулаева һәм Екатерина Гурьянова килде.
«Кадрлар» милли проектының «Хезмәт кешесе» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел саен «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы үткәрелә. Ул эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.
17 апрельдә Татарстанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Бу «Кадрлар» милли проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган чара.
Бүген Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында Мөмкинлекләр фестивале башланды. Чара инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»чемпионаты кысаларында уздырыла.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлегеннән яшьләр, хезмәткәрләр, шулай ук социаль хезмәтләр алучылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен гуманитар ярдәм җыйдылар
Казандагы көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләрен алучылар «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында Мөмкинлекләр фестивалендә катнаштылар. Чара Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында узды.
«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Зәй районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә булдылар.