Югары Ослан интернат-йортында «Гаилә альбомына күз сал» проекты дәвам итә

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Лариса Отставнованы 93 яше тулу белән котладылар. Учреждениедә аны бик хөрмәт итәләр: актив, һәркем белән уртак тел таба, барлык чараларда катнаша. Үзенең яшенә карамастан, Лариса Отставнова эчке «көмеш» волонтер һәм мәдәни-көнкүреш комиссиясе әгъзасы булып тора, аз хәрәкәтләнүчеләргә булыша, һәркемнең ашханәгә вакытында баруын күзәтә.

Лариса Отставнова үзенең туган көнендә «Гаилә альбомына күз сал» чарасының төп герое булды. Ул интернат буенча дусларын торт белән чәй өстәле янына чакырды, фотоальбомын күрсәтте. Өлкән яшьтәге кеше үзенең тормышы турында сөйләде, ә калганнар аны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.

Традиция буенча аңа «Казан әниләре» хәйрия фондыннан бүләк тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, «Гаилә альбомына күз сал» проекты Россиядә Гаилә елына багышланган. Туган көнендә һәркем гаилә альбомын күрсәтә, үз тирәлеге, үз тормышы турында сөйли. Бу социаль хезмәтләр алучыларга интернат буенча күршеләрен яхшырак белергә ярдәм итә, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәттә булуны максат итеп куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International