ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылары өчен хәйрия акциясен Болгардан Ирина Шәйхетдинова һәм Инна Елистратова оештырды. Алар чәч кисте. Тәрбияләнүчеләр кайгыртуны рәхмәт белән кабул иттеләр.

Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Үзенчәлекле балалар – үзенчәлекле аралашу» региональ семинары узды. Чара реабилитация учреждениеләрендә аутистик спектры бозылган балаларны комплекслы озата бару мәсьәләләрен хәл итүдә педагогларның компетентлыгын арттыруга, белгечләрнең практик тәҗрибәсен өйрәнүгә һәм үзенчәлекле балаларны озата бару системасында комплекслы якын килүнең уңай модельләрен гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Нина Балабаеваны 88 яше белән чын күңелдән котладылар.

Агымдагы елның мартында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Президент грантлары фонды ярдәме белән «Кайгырту маршруты» социаль проекты старт алды.

17 апрельдә Татарстанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы уза. Бу «Кадрлар» милли проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган чара.

14 апрельдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ата-аналар кунак бүлмәсе» проекты кысаларында социаль-психологик тренинг үткәрелде. Очрашуны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева үткәрде.

Бүген Әлмәттәге Күп функцияле гаилә үзәге үзенең чираттагы эш этабын билгеләп үтә, районның социаль ярдәм системасында төп звено статусын раслый. Пилот проекты кысаларында ачылган үзәк, бер тәрәзә принцибы буенча ярдәмнең заманча форматын тәкъдим итеп, меңләгән гаиләләр өчен терәк ноктасына әверелде.

Халыкара экологик белемнәр көнендә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары «Спас» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән ел саен үткәрелә торган «Чиста яр» табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Ләйсән Закирова белән очрашу уздырдылар.


14
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш районында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Гаилә бәхете» клубын тәкъдир итү» темасына стажировка мәйданчыгы узды. Чарада Татарстан Республикасының 9 районыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтүче белгечләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International