«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр Яңа елга бүләкләр алдылар

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыннан кунаклар килде. Алар балаларга уеннар, тәм-томнар һәм үз куллары белән ясалган көрәкләр бүләк иттеләр.

Тәрбияләнүчеләр «көмеш» волонтерларны урамда ук каршы алдылар, анда үзләренең бүләкләрен сынап карадылар. Матур рәсемле агач көрәкләр малайлар һәм кызлар игътибарын җәлеп итте. Җавап итеп приютта тәрбияләнүчеләр әби-бабайларга үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International