Шушы көннәрдә «Атлант» клубының залында иң акыллы һәм зирәк кешеләр күптән көтелгән «Кыю йөзлек» уенына җыелды. Интеллектуаль бәйгедә Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар һәм МХОда катнашучыларның балалары катнашты.
Уенчылар сорауларны игътибар белән тыңладылар, фикер алышуларда актив катнаштылар, барлык биремнәрне дә бик яхшы башкардылар. Аларга үзара ярдәмләшү буенча биремнәр, тизлеккә лабиринтлар узарга кирәк булган уеннар бик ошады. Чараның йомгаклау этабы бию пазлын җыю булды.
Көчле алкышлардан тыш, уенчылар истәлекле бүләкләр һәм тәмле пицца белән бүләкләнделәр.