ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Зур гаилә ялларында катнаштылар. Алар шәһәрнең Яшьләр паркында узды.


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Һәркем бер-берсенә һәрьяклап ярдәм итә торган гаиләләр тарихы Россиядә Гаилә елында аеруча кыйммәтле.

Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Радуга-талантов.РФ федераль мәгълүмат ресурсында «Мин һәм минем гаиләм» Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы оештырылды. Конкурс үсеп килүче буынның әхлакый-рухи үсешендә гаилә кыйммәтләренең ролен пропагандалауга һәм ныгытуга, гаиләдә мөнәсәбәтләрне берләштерүгә ярдәм итәргә тиеш.


20
август, 2024 ел
сишәмбе

Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем йортым – минем таянычым» хокукый уен практикумы узды.


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналар өчен «Эчке таяныч» программасын тормышка ашыра. Ул җаваплы ата-аналыкны, гаилә мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.


16
август, 2024 ел
җомга

Россия Президенты В. В. Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә Татарстанның барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре үткәрелә.


15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Россиядә Гаилә елына багышланган шахмат турниры узды. Турнирның максаты яшәү рәвеше һәм гаилә ялы буларак шахматны популярлаштыру иде.

14 август көнне Актаныш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Гаилә елы кысаларында «Туган як – Татарстан» дигән чара үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучыларга уеннар, шулай ук рәсем ясау буенча бирем тәкъдим ителде.


13
август, 2024 ел
сишәмбе

13 августта Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яңа гаилә туды. Яшь пар Хәким Латыйпов һәм Татьяна Жасакбаева, 2 группа инвалидлар, бер-берсен учреждениедә тапканнар.

Татарстан Республикасы рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү конкурсында грант ярдәме алган «Игелекле ярдәмче» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучылар өчен чираттагы чара Россиядә Гаилә елына багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International