Россия Президенты В. В. Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә Татарстанның барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре үткәрелә.
Февраль–июль айларында узган чараларда 1 441 кеше катнашты. Очрашуларда катнашучыларга инвалидларның яшәеше, социаль интеграциясе, шул исәптән ял итү чараларын оештыру, белем алу һәм өстәмә белем алу мөмкинлекләре, спорт объектларында булу, инвалидларның территориаль иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр.
Чараларда шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләре, иҗтимагый берләшмәләр белгечләре һәм башкалар катнаша.
Көн азагында ата-аналар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төрле мастер-класслар һәм спорт чаралары үткәрелә.