Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Россиядә Гаилә елына багышланган шахмат турниры узды. Турнирның максаты яшәү рәвеше һәм гаилә ялы буларак шахматны популярлаштыру иде. Чара катнашучыларның психик сәламәтлеген яхшыртуга, когнитив функцияләрен активлаштыруга һәм социаль күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Турнир социаль хезмәтләр алучылар арасында зур кызыксыну һәм энтузиазм уятты. Аларның күбесе шахматны мавыктыргыч һәм файдалы шөгыль буларак ачты. Катнашучылар кәефнең яхшыруын билгеләп үттеләр. Моннан тыш, перспективалы шахматчылар ачыкланды, аларга укуларын дәвам итәргә һәм муниципаль районнарда уздырыла торган ярышларда катнашырга тәкъдим ителде.