«Яңарыш» үзәгендә кеше тормышында өйнең әһәмияте турында сөйләштеләр

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Минем йортым – минем таянычым» хокукый уен практикумы узды.

Чараның максатлары: баланың гаиләгә хокукы турындагы күзаллауны ныгыту, балаларның үз йорты турындагы белемнәрен системалаштыру һәм гаилә бердәмлегенең мөһимлеген күрсәтү.

Чара башында яшь социаль хезмәт алучылар балаларның төп хокуклары белән таныштылар. Аннары балалар гаилә традицияләрен саклауның мөһимлеге турында сөйләштеләр. Балалар кызыклы гаилә тарихлары белән уртаклаштылар, ата-аналар белән яраткан уртак шөгыльләре һәм һәр гаилә әгъзасының өй буенча бурычлары турында сөйләделәр. Теоретик өлештән соң бергәләп уеннар уйнадылар. Иҗади фикерләүне активлаштыру өчен балаларга үз хыялларындагы әкияти йортны ясарга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International