«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче кыз «Мин һәм минем гаиләм» конкурсында җиңде

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Радуга-талантов.РФ федераль мәгълүмат ресурсында «Мин һәм минем гаиләм» Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы оештырылды. Конкурс үсеп килүче буынның әхлакый-рухи үсешендә гаилә кыйммәтләренең ролен пропагандалауга һәм ныгытуга, гаиләдә мөнәсәбәтләрне берләштерүгә ярдәм итәргә тиеш.

Чарада Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән Яна Пушкина да катнашты. Үсештәге авыр бозылулар Янага «Гаилә» шигыре белән беренче урынны алырга комачауламады. Аны ул үз гаиләсенә багышлаган, анда бары тик әнисе генә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International