Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Эчке таяныч» программасы гамәлгә ашырыла

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналар өчен «Эчке таяныч» программасын тормышка ашыра. Ул җаваплы ата-аналыкны, гаилә мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

18 нче шәһәр поликлиникасының консультатив пункты базасында бүлекчә психологы «Мин – ата-ана» дигән интерактив тренинг дәресе үткәрде. Чараның максаты – гаилә эчендәге сәламәт атмосфераны саклау өчен мөһим ресурс факторы буларак үзеңне һәм үз халәтеңне кайгырту күнекмәсен үстерү.

Тренингта катнашу ата-аналарга гаилә кыйммәтләренең ролен аңларга, шәхси ресурсларны ачыкларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International