Татарстан Республикасы рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү конкурсында грант ярдәме алган «Игелекле ярдәмче» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучылар өчен чираттагы чара Россиядә Гаилә елына багышланган иде. «Минем гаиләм республикам язмышында» әңгәмәсе гаилә фотоларын карау белән үрелеп барды. «Шатлык» үзәге хезмәткәрләренә «Пульс» отрядыннан «көмеш» яшьтәге волонтерлар Румия Зәбирова һәм Надежда Жайляева кушылды.
Җылы очрашу социаль хезмәтләр алучы, Бөек Ватан сугышы инвалиды Леонид Мачтаковның өендә узды. Ул – Татарстан Республикасының барлык энергетика тармагы өчен үрнәк булган Зәй районының легендар энергетигы. Зәй ГРЭСын төзү чорында Леонид Мачтаковның дистәдән артык тәкъдиме кулланылган. 2019 елда аңа «Зәй муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме бирелгән.
Очрашу барышында Леонид Мачтаков гаилә альбомындагы фотосурәтләрне карады һәм үзенең тормышы турында сөйләде. Ул геронтоволонтерларга һәм «Шатлык» үзәге хезмәткәрләренә күңелле хатирәләргә әйләнеп кайту мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.