Һәркем бер-берсенә һәрьяклап ярдәм итә торган гаиләләр тарихы Россиядә Гаилә елында аеруча кыйммәтле.
Чулпан – хәрби операциядә катнашучының тормыш иптәше, ике бала әнисе. Тумышы белән ул Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Нуринер авылыннан. Менә инде биш ел Чулпан «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.
Ире Айдар белән алар уртак дуслар компаниясендә танышканнар. Яшьләр тиз арада аралаша байшлыйлыр, өйләнешәләр. Тиздән алар әти-әни булалар.
2022 елда Айдарны мобилизациялиләр. Ул бүгенге көнгә кадәр махсус хәрби операциядә катнаша. Чулпан, балалар һәм хуҗалык мәшәкатьләренә карамастан, МХОга гуманитар ярдәм җыярга вакыт таба. Ул коры ашлар әзерләү буенча актив волонтер булып тора, сугышчыларга җибәрү өчен кирәкле беренче әйберләрне җыярга булыша.
«Ашлар өчен коры ингредиентлар әзерләү технологиясе турында Нуринер авылында яшәүче бер хатын-кыз белде. Аның инициативасы белән без, Чепья волонтерлары, электр киптергеч сатып алдык. Бездә төрле яшелчәләр запасы күп иде: чөгендер, бәрәңге, кишер, суган. Алардан коры ашлар ясый башладык. Запаслар беткәч, безгә күрше авыллар кешеләре ярдәм итте. Аш ингредиентларын пакетларга салырга «көмеш» волонтерлар бик рәхәтләнеп ярдәм итә. Безнең ашларыбыз сугышчыларга өй, гаилә турында искә төшерсеннәр иде», – дип сөйли Чулпан.