13 августта Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яңа гаилә туды. Яшь пар Хәким Латыйпов һәм Татьяна Жасакбаева, 2 группа инвалидлар, бер-берсен учреждениедә тапканнар.
«Миңа Татьяна шундук ошады. Ул миңа җавап бирде Тиздән без өйләнешергә булдык», – ди Хәким Латыйпов.
Интернат-йорт администрациясе парга документлар җыюда, шулай ук туй тантанасын әзерләүдә һәм оештыруда ярдәм иткән. Никахны теркәү тантанасы интернат-йортның актлар залында узды. Яшь парны котларга учреждениедә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр җыелды. Интернат-йорт директоры Венера Баландина карамагындагыларга бәхетле гаилә тормышы һәм сәламәтлек теләде, бүләкләр тапшырды.
Барлык яшьтәгеләр дә мәхәббәткә буйсыналар, һәм картлар йортындагы шатлыклы вакыйга моңа дәлил булып тора. Яңа пар әйтүенчә, бу ялгызлыкны ямьләндерү генә түгел, ә чын-чынлап бәхетле булу теләге.