ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Һәр гаиләнең үз гореф-гадәтләре һәм традицияләре бар, алар буыннан-буынга күчә һәм гаиләне тагын да татулырак һәм бердәмрәк итә. Габдуллаҗан һәм Гашия Мөбәрәкҗановлар гаиләсе дә шундыйлардан.


29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында 27 августта республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре узды. Чараларда 186 кеше катнашты.


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

27 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар һәм социаль хезмәт алучыларның законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне узды.

7 августта Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чакырылган экспертлар арасында балалар поликлиникасы мөдире Дарина Кузнецова, клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Ольга Косинцева, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Юлия Демина, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Алена Артамонова.

27 августта «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чара Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә оештырылды.


27
август, 2024 ел
сишәмбе

27 августта Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге төркем хезмәткәрләре катнашында ачык ата-аналар көне узды.

«Гаилә альбомына күз сал» – Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар сериясе шулай атала. Бу юлы очрашуның төп герое социаль хезмәтләр алучы, коляскада утыручы Сергей Костюков булды. Аңа бу көнне 52 яшь тулды. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр аны туган көне белән котладылар, «Мамы Казани» хәйрия фондыннан бүләк тапшырдылар.

Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 140 ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге граждан өйдә хезмәтләр ала. Алар барысы да даими чит ярдәмгә мохтаҗ.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме балалары һәм аларның ата-аналары белән «Гаилә – бу сүз никадәр тирән» дигән уен чарасы уздырдылар.

Россиядә Гаилә елы һәм «Файдалы ял» программасы кысаларында Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Норма социаль участогында спорт-уен чарасы үткәрделәр. Чарага күпбалалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр, МХОда катнашучыларның гаиләләре һәм төрле учетта торучы гаиләләр чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International