Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында 27 августта республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре узды. Чараларда 186 кеше катнашты.
Яңа уку елына әзерләнүгә, өстәмә белем бирүгә аерым игътибар бирелде. Шулай ук баланы өй эшен башкаруга ничек этәрергә, аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган балага кайсы мәктәпкә укырга барырга кирәклеге турында сөйләделәр.
Мондый көннәрне үткәрү форматы инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар арасында бик популяр.
Киләсе ачык гаилә / ата-аналар көне 24 сентябрьгә планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, чараларда катнашу өчен алдан учреждениеләрнең телефоны яисә электрон почтасы аша язылырга кирәк:
Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге;
мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре;
инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре.