Ачык ишекләр көненә «Изгелек» үзәгенә биш ата-ана килде

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

27 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар һәм социаль хезмәт алучыларның законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне узды.

Социаль адаптация бүлеге мөдире һәм көндезге тору бүлеге мөдире ата-аналарга «Изгелек» үзәгендә социаль хезмәтләр алу мәсьәләсе буенча киңәшләр бирделәр. Ата-аналар социаль хезмәтләр, чиратны формалаштыру буенча сорауларына җаваплар алдылар, шулай ук хезмәт күрсәтүгә керү өчен кирәкле документлар исемлеген алдылар. Кунаклар өчен үзәк буйлап экскурсия уздырдылар һәм социаль хезмәтләр алучылар көче белән оештырылган концертка чакырдылар.

Чарада биш кеше катнашты.

Ачык ишекләр көннәре Россиядә Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International