Балтач районы гаиләләре өчен спорт-уен чарасы үткәрелде

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Россиядә Гаилә елы һәм «Файдалы ял» программасы кысаларында Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Норма социаль участогында спорт-уен чарасы үткәрделәр. Чарага күпбалалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр, МХОда катнашучыларның гаиләләре һәм төрле учетта торучы гаиләләр чакырылган иде.

«Заманча тормыш үзенчәлекләрен исәпкә алып, балалар бергәлекләрендә ишегалды уеннары традицияләрен торгызырга һәм үстерергә кирәк, чөнки ишегалды уеннары – күңел ачу гына түгел. Мондый уеннар балаларны дус булырга өйрәтә, әхлакый сыйфатлар тәрбияли, командада уйнау күнекмәләрен, бердәмлекне үстерә», – диләр оештыручылар.

Чараның беренче өлешендә 30дан артык балигъ булмаган бала һәм аларның ата-аналары балаларның җәрәхәтләнүен профилактикалау, суда куркынычсызлык кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы чаралары турындагы мәгълүматны кызыксынып тыңладылар. Очрашуның икенче өлешендә балигъ булмаганнар бик теләп ишегалды уеннарын уйнадылар.

Ата-аналар белән психолог Интернетта балаларның куркынычсызлыгы һәм балаларның мәктәпкә психологик әзерлеге турында әңгәмә үткәрде. Һәркем буклетлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International