«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә уен программасы тәкъдим иттеләр

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме балалары һәм аларның ата-аналары белән «Гаилә – бу сүз никадәр тирән» дигән уен чарасы уздырдылар.

Балаларның һәм ата-аналарның уртак ялын оештыру, һәр кеше тормышында гаиләнең мөһимлеген аңлау чараның төп максатлары иде. Катнашучылар табышмакларга җаваплар таптылар, ике өлештән мәкальләр төзеделәр, токмачтан муенса ясадылар, бәхет йорты төзеделәр. Барысы да яхшы кәеф алды.

Мондый чаралар балаларның һәм ата-аналарның якынаюына ярдәм итә, гаилә кыйммәтләрен аңларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International