2018 елдан башлап һөнәри юнәлеш бирү эше һәм һөнәри әзерлек кысаларында Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге үз карамагындагыларны «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионатта катнашу өчен әзерли. Елдан-ел социаль хезмәт алучылар барлык яңа компетенцияләрне дә уңышлы үзләштерәләр.
Казанның «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Абилимпикс» Төбәк чемпионатында «Ресторан сервисы» компетенциясе буенча барлык призлы урыннарны яуладылар.
Апрель аенда Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс–2022» VIII Милли чемпионатының төбәк этабы узды.
11 апрельдән 24 майга кадәр Татарстан Республикасының 12 шәһәрендә «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АКБО белән берлектә «Татарстан Республикасында инклюзив белем бирү, Абилимпикс» дигән өстәмә мәгълүмат урнаштырылган.