Минзәлә районыннан Николай Лебедев күп балалы гаиләдә яши. 2014 елдан ул елга ике тапкыр «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәтләр ала. Учреждениенең социаль эш буенча белгече Оксана Тимерханова, баланың кул эшләренә кызыксынуын күреп, дәресләрдә бу юнәлешкә аерым игътибар бирә башлады.
Николайның эшләре күргәзмәләрне, ярминкәләрне бизи. 2020 елда Николай Лебедев «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында 1 урын һәм милли этабында 3 урын алды. Быел ул мәктәп укучылары арасында «Крючок белән бәйләү» номинациясендә иң яхшысы булды һәм хәзер һөнәри осталык буенча ярышларның киләсе этабына әзерләнә. 4 июнь көнне Николай һәм социаль хезмәт буенча белгеч Оксана Тимерханова Казанда узган тантаналы чарада катнаштылар. Яшүсмергә өстәмә белем алу яки тернәкләндерүнең техник чараларын сатып алу өчен сертификат тапшырдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иганәче ярдәме белән яшүсмергә тегү машинасы сатып алганнар инде. Ул өйдә дә кул эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә, ә тернәкләндерү үзәге белгече аның белән онлайн-консультацияләр үткәрә.
Быел Николай коррекция интернат-мәктәбен тәмамлый. Хәзер ул Түбән Кама аграр-сәнәгать көллиятенә укырга керергә һәм тегү эшен өйрәнүне дәвам итәргә планлаштыра.
Фото чыганагы: Абилимпикс Татарстан