20 майда Казанда «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VIII Милли чемпионатның республика этабы узды. Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Адаптив физик культура» компетенциясе буенча призлы урыннар яулаганнар. Шулай итеп, Алинә Ганиева 1 урынны яулады, ә Маргарита Захарян лидерлар өчлеген йомгаклады.
Тернәкләндерү үзәге инструкторлары Александра Пензина һәм Эмилия Эмирбекованың уртак эше уңай нәтиҗә бирде һәм балаларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.