Татарстан инвалидлык белән кешеләрне эш белән тәэмин итү буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора

2022 елның 13 мае, җомга

Татарстан Республикасы – Идел буе федераль округы төбәкләре арасында инвалидлык һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эш белән тәэмин итү буенча лидер. Республикада эшкә яраклы 110 мең инвалид яши, шуларның 30 меңнән артыгы эшкә урнаштырылган. Әлеге мәгълүматларны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин В.Г. Тимирясов ис. Казан инновацион университетында узган «Тигез мөмкинлекләр дөньясы» форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда китерде.

Форум кичә «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты кысаларында узды, ул 11 апрельдән 25 майга кадәр Татарстанның 12 шәһәрендә һәм районында уза. Татарстанда хәрәкәтнең координаторы – «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АКБО.

Адель Мөбәрәкшин Татарстанда «Абилимпикс» чемпионатында катнашучылар һәм призерларның карьера үсеше буенча мәгълүматлар банкы формалаштырылуын билгеләп үтте. «Аларның резюмеларын мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләре «Россиядә эш» платформасында урнаштыралар», – дип өстәде министр урынбасары.

Пленар утырышта катнашучыларга мәктәпләрдә, көллиятләрдә, техникумнарда һәм югары уку йортларында инклюзив белем бирүне үстерү турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде. «Җәмгыятьтә инвалид кешеләргә карата караш үзгәрә, аларны профессиональ тормышка кертү өчен шартлар тудырыла. «Абилимпикс» хәрәкәтенең төп максатларының берсе – тирә-юньдәгеләрнең инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның һөнәри мөмкинлекләренә мөнәсәбәтен үзгәртү», – дип ассызыклады Алсу Әсәдуллина.

Казан инновацион университетының өзлексез белем бирү буенча проректоры Дания Әхмәтова һәм Казан сәүдә-икътисад техникумы директоры Разия Савченко инвалидларга белем бирү өчен шартлар тудыру буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Утырышта катнашучылар республикада инклюзив белем бирү перспективалары, мөмкинлекләре чикле кешеләрне социаль адаптацияләү һәм бу өлкәдә эшләү өчен психологлар санын арттыру кирәклеге, шулай ук инвалидлык һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларны һөнәри әзерләүнең нәтиҗәле инструменты буларак «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү турында фикер алыштылар. Татарстанда һөнәри осталык чемпионатларында катнашучылар саны 2017 елда 38 дән 2022 елда 935 кә кадәр арткан.

Белешмә:

«Абилимпикс» хәрәкәте «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының бер өлеше булып тора. Хәрәкәт нәтиҗәле профессиональ ориентация һәм инвалидлык белән кешеләрне мотивацияләүне тәэмин итә. Аның максаты – Россия Федерациясендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һөнәри осталык конкурслары системасын булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International