Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гөлнара Салихҗанова «Өстәлнең сервировкасы һәм салфеткалар ясау» дигән чара уздырган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый дәресләр ай саен тернәкләнүчеләрең һөнәри билгеләнеше һәм «Ресторан эше» компетенциясе буенча «Абилимпикс» һөнәри осталык конкурсына әзерлек максатыннан үткәрелә.
Дәреснең төп максаты: укучыларны өстәлне бизәкләү һәм салфеткалар ясау кагыйдәләре, сервировка предметлары һәм аларның барлыкка килү тарихы белән таныштыру.
Гөлнара Фирдинатовна укучыларны ресторан эше белән таныштырды, «Арча утары» ресторанына виртуаль экскурсия уздырды, өстәлләрне сервировкалау ысулларын, тукымалардан, кәгазьдән салфеткалар ясау вариантларын, кунакларга ризык бирү ысулларын күрсәтте, шулай ук өстәлдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
Дәреснең практик өлешендә һәр бала салфетка ясау һәм өстәлне бизәкләү белән шөгыльлләнде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга һөнәр белән элемтәгә керергә мөмкинлек биреп кенә калмый, һөнәри үзбилгеләнү өчен дә мотивация булып тора.