2018 елдан башлап һөнәри юнәлеш бирү эше һәм һөнәри әзерлек кысаларында Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге үз карамагындагыларны «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионатта катнашу өчен әзерли. Елдан-ел социаль хезмәт алучылар барлык яңа компетенцияләрне дә уңышлы үзләштерәләр.
Бу ел да җиңүләр белән сөендерә. Мәсәлән, «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында «Восхождение» үзәге карамагындагы балалар ике медаль яулады. Сәрия Фазылҗанова «Белгечләр» категориясендә «Психология» компетенциясендә 1 урын алды. «Башкару сәнгате (вокал)» компетенциясендә җиңүне «Восхождение» эстрада студиясендә катнашучы Сергей Крайнов яулады.