Татарстанда «Абилимпикс» чемпионатында җиңүчеләр акчалата сертификатлар алдылар

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

4нче июньдә республика башкаласында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI илкүләм чемпионатында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Чара Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында узды.

Быел Россия Хөкүмәте «Абилимпикс» чемпионатларында җиңүчеләрне һәм призерларны өстәмә белем яки тернәкләндерүнең техник чараларын сатып алуга максатчан сертификатлар белән бүләкләү турында rарар кабул итте: беренче урын өчен – 100 мең сум, икенче урын өчен – 75 мең сум һәм 50 мең сум өченче урын өчен.

Татарстан Республикасында 55 кеше сертификатлар алды: 19 җиңүче, 18 көмеш һәм 18 бронза призерлар.

Россия Президенты киңәшчесе Александра Левицкая милли чемпионатта җиңүчеләрне сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә «Абилимпикс» – ул төрле һөнәр вәкилләренең һөнәри конкурсы гына түгел, ә инклюзив мәдәниятне, Россия җәмгыятенең профессиональлеген һәм инициативаларын яклау һәм үстерү буенча киң милли хәрәкәт. «Осталыкның югары стандартларын тәкъдим итеп, «Абилимпикс» хәрәкәте актив, эшчән һәм максатчан катнашучыларга үз осталыкларын камилләштерергә, тормышта һәм эштә үзләрен табарга ярдәм итә», – диелә мөрәҗәгатьтә.

«Абилимпикс» ярышлары һөнәри билгеләнешне тәэмин итү һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен үткәрелә. Татарстанда хәрәкәт Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2017 елдан бирле актив үсә. 2022 елга катнашучылар саны беренче ел белән чагыштырганда 24 тапкыр, ә компетенцияләр саны 12 тапкыр арткан. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы илдә «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү буенча лидерларның берсе булып тора.

«Безнең төп бурыч – чемпионатта катнашучыларны алга таба эшкә урнаштыру. Без аларга киләчәк һөнәрләрен табарга булышабыз. Әгәр аларның шундый компетенцияләре бар икән, эшкә урнашу мәсьәләсе күпкә җиңелрәк хәл ителә. Республика буенча уртача алганда, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру дәрәҗәсе мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр санының 50-55%ын тәшкил итә. Чемпионатта катнашучылар арасында әлеге күрсәткеч 76-77%ка җитә», – дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасында катнашучыларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Фото чыганагы: «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International