20 сентябрьдә Казан сәүдә-икътисад техникумы мәйданчыгында «Россия – талантлар иле» Президент платформасының «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат старт алды.
«Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Ресторан сервисы» компетенциясендә катнашканнар. Команданы хезмәт буенча инструктор Кавсария Кузьмичева әзерләде.
«Балалар 2 һәм 3 призлы урыннарны алып, Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим иттеләр, – дип горурланалар үзәк белгечләре. – Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез».