Минзәләдә Мөмкинлекләр фестивале узды

2022 елның 15 мае, якшәмбе

Бүген Минзәләдә интеллектуаль һәм авыр үсеш бозулары булган кешеләр өчен Мөмкинлекләр фестивале узды. Тугыз компетенция буенча чарада 49 кеше, мәгариф өлкәсеннән 9 эксперт катнашты. 30 озата баручы волонтер чара дәвамында катнашучыларга ярдәм итте.

Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешманың мәгариф өлкәсендә проектларны үстерү юнәлеше җитәкчесе Анна Сидоренко катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International