Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Татарская усадьба» ресторанында булдылар.
Үзәк хезмәткәрләре «Ресторан эше» компетенциясе буенча «Абилимпикс» һөнәри осталык конкурсына әзерлек максатыннан чара оештырдылар.
Ресторан директоры Ләйсән Яруллина тәрбияләнүчеләргә ресторан эше үзенчәлекләре турында сөйләде.
Официантлар өстәлләрне сервировкалау ысулларын, кәгазьдән салфеткалар җыю вариантларын, аш-су бирү ысулларын күрсәттеләр, өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Чараның практик өлешендә һәр балага салфеткаларны бөгү һәм чәй өстәле сервировкасын ясау мөмкинлеге бирелде.
Чара ахырында балаларны тәмле чәй белән сыйладылар.
Мондый чаралар балаларга һөнәр белән якыннанрак очрашырга мөмкинлек бирә һәм һөнәри үзбилгеләнеш өчен мотивация булып хезмәт итә, дип саный үзәк белгечләре.