ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

14 февральдә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарага «Автодор» ТК» ҖЧҖ һәм «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» ДБУ чакырылган иде. Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: слесарь, диспетчер, С категорияле машина йөртүче һ. б.


10
февраль, 2023 ел
җомга

Бүген Бөгелмә механика заводы территориясендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чараны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында, партиянең җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырды.


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге биш предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе үткәрәчәк. Чарада катнашалар: «КАМАЗжилбыт» ҖЧҖ, «СЕДАН» фильтрлар заводы» АҖ, «Чаллы водоканалы» ҖЧҖ, «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ, «Ремдизель» АҖ.


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Федераль пассажир компаниясе» акционерлык җәмгыятенең Горький филиалының структур бүлекчәсе – Горький тимер юл агентлыгы катнашында эш бирүче көне үткәрде. Эш эзләүчеләргә билет кассиры вакансиясе тәкъдим ителде.


26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Казан шәһәренең Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге түбәндәге оешмалар катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды: «Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Уютный дом» ИК ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП – 1 нче троллейбус депосы, «Динамо» спорт мәктәбе» МБУ, «ТР буенча ЭЭМ хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ хуҗалык эшләре үзәге, «Радиоприбор» заводы» ГАҖ.


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки алмаштырырга теләүче барлык гражданнарны Горький тимер юл агентлыгының Горький филиалы «Федераль пассажир компаниясе» АҖ катнашында эш бирүче көненә чакыра.


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

19 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәге вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе уздырачак.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

2 декабрьдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсен оештырды. Чара оборона-сәнәгать комплексы, кече һәм урта бизнес предприятиеләрен кирәкле кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көненә Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Чара 6 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт адресы буенча узачак.

29 ноябрьдә Казан шәһәренең Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Чарада түбәндәге оешмалар катнашты: «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Уңайлы йорт» ИК ҖЧҖ, «Казметрострой» ЖБИ заводы, «Ривьера отеле» ҖЧҖ, «ТКХ Инвест плюс» ҖЧҖ, «Динамо» СМ МБУ, «ТР буенча ЭЭМ хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ автохуҗалыгы, 397 нче балалар бакчасы, «Буревестник» ҖЧҖ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International