Бүген Бөгелмә механика заводы территориясендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чараны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында, партиянең җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырды.
Ярминкәдә эшсез гражданнар, машина төзелеше техникумының чыгарылыш курсы студентлары, шулай ук эш эзләүче гражданнар катнашты.
Эш бирүче тарафыннан токарь, фрезерчы, металл конструкцияләр җыю буенча слесарь һ. б. вакансияләр тәкъдим ителгән иде.
Барлык теләүчеләр анкеталар тутырды, 5 кеше тәкъдим ителгән вакансияләр белән кызыксынды.